Казанда Татарстан Президенты катнашында педагогик кадрлар әзерләүче ресурс үзәге ачылды
Казанда педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылды. Әлеге үзәк “Казан педагогика колледжы” базасында (Даурия ур, 30) - республиканың иң өлкән мәгариф учреждениеләренең берсендә урнашкан.
Ресурс үзәкне ачу тантанасында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге республика мәгариф системасын модернизацияләү стратегиясенә керә. Бүген педагогик кадрлар әзерләү заман таләпләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Укытучы, мөгаллим – мәгариф системасында иң мөһим роль уйный. Педагогик кадрлар – безнең барыбызга да гыйлем бирүчеләр. дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент билгеләгәнчә, әлеге ресурс үзәге – республикада инде икенче башлангыч гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә педагогик кадрлар әзерләүче үзәк, ә якын арада өченче ресурс үзәге дә була.