Белем.ру порталы яңа форматта дөнья күрәчәк!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Июнь аенда "Белем.ру" порталы быел үзенең 7 яшен билгеләп үтүен инде хәбәр иткән идек. 7 ел дәвамында порталда укытучылар һәм укучылар өчен татар телендә файдалы ресурслар урнаштырылып барылды, төрле дәрәҗәдә бәйгеләр оештырылды, интернет челтәре ярдәмендә без укытучыларның һәм укучыларның белемнәрен һәм квалификацияләрен күтәрә һәм дөньяга карашларын киңәйтә алдык. Моның белән беррәттән җиде ел дәвамында мәгълүмати технологияләр дә шактый яңарды, яңа мөмкинлекләр барлыкка килде, проектларга таләпләр да үзгәрде. Әлеге үзгәрешләр, әлбәттә, интернет-проектларга да кагыла. Нәкъ шушы максатлардан чыгып без быел "Белем.ру" порталын яңарту эшләрен планлаштырган идек. Ниһаять, әлеге эшләр ахырына якынлаша - портал якын арада яңа сулыш белән эшли башлаячак! Яңарту эшләрен ахырына кадәр тәмамлау өчен портал берничә көнгә ябылып торачак. Һәм инде, әлбәттә, берничә көннән сезне яңартылган порталыбызда көтеп калабыз! Яңа порталыбызда очрашканга кадәр!