Бүген абитуриентларны вузларга кабул итүнең икенче дулкыны төгәлләнә
Россия вузлары 8 августта, калган буш урынарны исәпкә алып, икенче дулкынга тәкъдим ителгән, шулай ук беренче дулкында кабул ителүгә тәкъдим ителгән абитуриентлар документларының оригиналлары тапшырылмау белән бәйле рәвештә бушаган урыннарга абитуриентлардан документларның төп нөсхәләрен кабул итүне төгәлләргә тиеш. 11 августта югары уку йортына кертелү турында беренче фәрманнар рәсми сайтларда һәм мәгълүмат стендларында басылып чыгачак.
Түләүле бүлеккә, шулай ук магистратура программасы буенча укырга кабул итү вакытлары, оешма карары буенча, яңа уку елына кадәр 10 көннән дә соңга калмыйча хәл ителә. Югары уку йортына кертелү турында беренче фәрманнар рәсми сайтларда дөнья күргән көннән алып 6 ай дәвамында торачак, дип хәбәр ителә Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында. Шулай ук мәгариф өлкәсендә күзәтчелек ведомствосы абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын вуз сайлаганда, уку йортының белем бирү эшчәнлеге алып баруга хокукы турындагы документлар булуына игътибар юнәлтүне сорый. 2014 елның гыйнварыннан ведомство 160 вуз һәм филиалның лицензиясен реестрдан алды.