Дөньяда геометрияне иң яхшы белүче яшьләр Татарстанда үсә
5 Aug, 2014 Гөлназ Талипова 0

Чыганак:
Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә геометрия буенча Игорь Шарыгин исемендәге олимпиада узды.
Ул геометрия буенча шәһәркүләм олимпиадаларда уңышларга ирешкән мәктәп укучылары һәм гомумән, әлеге фән белән кызыксынучы балалар өчен үткәрелә. Быел анда Россия укучылары белән беррәттән, Әрмәнстан, Казахстан, Украина, Вьетнам һәм Австралиядән килгән балалар да катнашты.
Олимпиадада Чаллының 26 гимназиясе укучылары Искәндәр Азенгулов һәм Алексадр Кора зур уңышка ирештеләр. Искәндәр 2 дәрәҗәдәге диплом, Александр – 3 дәрәҗәдәге диплом белән кайтты.
