Быел Кырымда Россиядән 34 меңнән артык бала ял итә
5 Aug, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Быел Кырымда федераль бюджет исәбенә 34 меңнән артык бала ял итә. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец сүзләренә сылтама белән РИА «Новости» хәбәр итә.
“Барлыгы 34500 бала ял итә. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган балалар”, - диде Голодец. Аның сүзләренә караганда, Кырым – балалар ялы өчен уңай төбәк.
Балаларның Кырымда җәйге ялы программасын киләсе елда да дәвам итү планлаштырыла, диде О.Голодец. Көзен Кырымга Социаль иминият фондыннан төрле программалар буенча өлкән буын кешеләре җибәреләчәк.