Рәссамнар өчен бәйге узачак
“Татнефть” компаниясе Татарстанның профессиональ рәссамнары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан итә.
Конкурска эшләр дүрт номинациядә кабул ителә: "Буяу белән ясалган картиналар" (Татарстан Республикасында нефть сәнәгате барлыкка килүе, Бөек Ватан сугышы елларында аның үсеше турындагы сюжетлы-тематик картиналар); "Графика" (жанрлы, портрет); "Декоратив-гамәли сәнгать", "Скульптура".
Проект авторлары белдергәнчә, конкурс ике этапта узачак. Беренче этапта (2015 елның 1-27 феврале) хезмәтләрнең фотографияләре электрон рәвештә кабул ителә. Җиңүчеләр исә икенче турга уза. Анда 2015 елның 21 мартыннан картиналарның төп нәсхәләре кабул ителәчәк.
Конкурста катнашкан хезмәтләрдән торган күргәзмә апрель аенда оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат җитәкчесе. Җиңүче кылкаләм осталары һәм призерларны акчатала бүләкләр көтә.
“Татнефть” компаниясе оештырган чараның максаты - Бөек Ватан сугышы каһарманнарының батырлыгын күңелләрдә яңарту һәм саклау, профессиональ рәссамнарның иҗади уңышларын барлау.
Гариза һәм эскизларны электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча юлларга мөмкин: alparova@tatneft.ru