Илсур Метшин Казанның 122 нче гимназиясендә капиталь ремонт эшләре барышы белән танышты
Казан мэры Илсур Метшин Казанның 122 нче гимназиясендә капиталь ремонт эшләре барышы белән танышты. Объектта эшләр 10 августта төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы Аппараты.
Шәһәр җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары Наил Миңвәлиев, Казанның Мәскәү районы Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназия директоры Ольга Тигина һәм объектта төзелеш эшләре алып баручы подрядчы оешма вәкилләре озатып йөрде.
Гимназиядә 43 елдан бирле капиталь ремонт булмаган, бу, 1971 елда объект ачылганнан бирле дигән сүз. Бу чорда түбә, канализация, тәрәзә рамнары нык тузган. Директор сүзләренә караганда, бөтен эшләр дә капиталь ремонт программасына кертелгән.
Подрядчы оешма вәкиле сөйләвенчә, объектта бөтен төп эшләр дә төгәлләнгән: тәрәзәләр куелган, түбә алыштырылган, җылыту системасы ремонтланган. Суүткәргеч һәм канализацияне яңарту эшләре дә тәмамлану алдында. Хәзерге вакытта гимназиядә фасад эшләре, эчке ишекләрне кую бара.
О.Тигина сөйләвенчә, алар бөтен кабинетларда да косметик ремонт эшләүдә катнаша. Моннан тыш, подрядчылар да үз өлешләрен керткән, алар үз акчаларына гомуми мәйданы 100 кв метр булган спорт залны һәм кабинетны төзекләндерә.
“Меценат, мәктәпне тәмамлаучылар, битараф булмаган подрядчылардан башка мәктәпне тиешенчә рәткә китерү мөмкин түгел, ә бергәләп тотынсак, нәтиҗәсе дә яхшы булачак”, - дип рәхмәт белдерде Илсур Метшин гимназияне ремонтлау эшендә катнашучыларга.