belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәктәпкә иганәчеләр булышамы?

Мәктәпкә иганәчеләр булышамы?

31 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Мәктәпкә иганәчеләр булышамы?
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://vatantat.ru

Республикада иганәче­ләрне җәлеп итүне күздә тоткан “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе булдырылгач, мондый чараны уздыру кирәкме икән, диючеләр дә булды. Янәсе, теләгән кеше болай да ярдәм итә ала, моның өчен аларга нинди дә булса тәкъ­дим белән чыгу кирәкми. Икенче ел үткәрелүче чара­ның файдасы ни дәрәҗәдә соң?

Укыган мәктәбеңә ярдәм итү – изге гамәл

– Акция танылган эшкуарлар, предприятие җитәк­челәрен үзләре белем алган мәктәпләргә булышуга җә­леп итүне күздә тота. Аның кысаларында мәктәп­ләргә 28,5 млн сум акча җыелган, – дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина Министрлар Кабинетында узган брифингта. Иганәчеләрнең мәктәп­ләргә булышу теләге бармы соң? Аларны бу эшкә җәлеп итү җиңелме? Узган ел бер директор, синең белән бергә утырып чәй эчәләр, әмма соңыннан булышмыйлар, ди­гән иде.

“Иганәчеләрне тарту җиңел түгел, берәү дә ярдәм итәргә атлыгып тормый. Күбрәк чит кешеләр булыша”, – ди Тукай районының Боерган мәктәбе директоры Рөстәм Мәннанов. Узган ел иганәче ярдәме белән 25 тәрәзәне алыштырганнар. Әле тагын кырыгын яңар­тырга кирәк икән. Парта-урындыклар искергән, аларны алыштырасылары бар. Ә менә ике ел элек мәктәп тугызъеллыкка калдырылып, аның беренче катына бакча, китапханә, фельдшерлык пункты, авыл советын урнаштырганда, мәктәпнең идәнен, ишекләрен алыштырганнар, бәдрәфләр булдырылган. Алдагы елларда авыл эш­мәкәре Әлфир Мәннанов шактый эшләр башкарырга булышкан. “Кам­Строй–М” оешмасы 2 миллион сумга мәктәпнең түбәсен ябып биргән. Укытучылар, җые­лышып, 5 мең сумга печән чапкыч сатып алганнар. Бу мәсьәләдә Abbeymead Carpet Cleaning компаниясе дә ярдәмгә килә ала.

“Чисталык таләп ителә, башкача мөмкинлек юк”, – ди директор. Шушы мәктәптә белем алган, бүген район мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләүче Рамил Исаев­ның ярдәменә дә өмет­ләнеп торалар. Бу мәктәптә былтыргы уку елында Боерган, Таулар, Туйра, Колыш авылларыннан 40 укучы белем алган. Апас районы Морзалар мәктәбе директоры Рифат Бәдретдинов белдергәнчә, булышырга теләк белдерү­челәр әле күренми. “Авыл­ның бер дини кешесе үз баласы укыган сыйныф бүлмә­сенә 35 мең сумлык ремонт ясады. Бу – безнең өчен зур ярдәм. Әмма бу хакта башкаларга әйтергә кушмады”, – ди ул. 2012 елда мәктәпкә капиталь ремонт ясалган булган. Шуңа күрә әллә ни зур ярдәм таләп ителми, вак-төяк эшләрдә булышу да җитә.

Кама Тамагы районында узган атна ахырында мәк­тәп­ләрне ремонтлау өчен ике йөз мең сумнан артык акча тапшырылган. Берәү­ләр акчалата, икенчеләр төзелеш материаллары белән ярдәм итә. Затон урта мәктәбе иганәчеләрне җәлеп итү буенча беренче урында бара икән. Ә менә авыр хәлле гаиләләргә булышучы “Мәк­тәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе сигезенче ел уздырыла инде. Быел 39 меңнән артык укучы беренче сыйныфка укырга барса, шу­ларның 6 меңе ярдәмгә мохтаҗ. Билгеле булганча, аларга букчалата, төрле уку кирәк-яраклары белән булышалар. Букчаның уртача бәясе – 1,7 мең, уку-әсбап­ларыныкы 1,5-2 мең сум тора. Шушы еллар эчендә 123 меңнән артык беренче сыйныф укучысына 108,5 миллион сумлык матди ярдәм күрсәтелгән. Узган ел 22 мең бала ярдәм алган. Бу – 29 миллион сум дигән сүз. Беренче сыйныфка барасы 7 меңнән артык бала букча алу шатлыгын кичергән инде. 2-11 сыйныф уку­чы­ларының 1 мең 152се мон­дый бү­ләк­ләрне кабул ит­кән.

Украинадан кайтучы качак балалары ярдәмнән читтә калмый. Акциягә 25 августта йомгак ясалачак. Татарстан Прези­денты­ның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белдергәнчә, 1 сен­­­тябрь көнне беренче сыйныф укучыларына та­ри­хи-мәдәни мирасы турында альбомнар, китап­лар, мә­дәни көндәлек өлә­шенәчәк. Мә­дәният елында сабыйларга әнә шундый бүләк әзерләргә булганнар. Уку елы дәвамында алар көн­дәлектәге мәгъ­лүматлар буенча республи­каның мә­дәни объектлары белән танышачак. Моннан тыш, алар мәдәният учакларында булганнан соң үзләренең тәэ­сирләрен шунда язарга тиеш. Ә уку елы ахырында көндәлекләр буенча бәйге үткәреләчәк. Җиңүчеләрне исә бүләкләр көтә. Бу проект беренче сыйныф укучыларына да, әти-әниләргә ошар дип көтелә.  

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 10.11.2015 - 18:33):https://belem.ru/node/5431