Бразилия һәм Гонконг студентлары Чаллы яшьләренә инглиз телен өйрәнергә ярдәм итә
31 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Бу көннәрдә автокаланың «Росинка» сәламәтләндерү үзәгендә AIESEC Халыкара яшьләр оешмасының «It’s up to you» («Барысы да синең кулда») дип исемләнгән профиль сменасы уза.
Сменаның максаты башка милләтләргә карата толерантлыкны, милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү, шул телдә сөйләшүчеләр белән турыдан-туры аралашу ярдәмендә инглиз теле буенча белемнәрне камилләштерүдән гыйбарәт.
Смена 13 августка кадәр дәвам итәчәк. Лагерьда 16-22 яшьлек егет-кызлар белән Бразилия, Словакия, Төркия һәм Гонконгтан килгән студентлар эшли. Смена программасында мастер-класслар, дискуссия клублары, спорт ярышлары, интеллектуаль уеннар һәм башка чаралар үткәрү каралган.