Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булганнарның балалары укуларын Татарстанда дәвам итәчәк
Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булганнар Татарстанга килүләрен дәвам итә. Бүгенгә 788 кеше теркәлгән, алар арасында – 195 бала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, 80 бала мәгариф учреждениеләренә кабул ителгән инде. Бүген Татарстанның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә кабул итү һәм чиратка бастыру “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмати системасы аша тормышка ашырыла. Барлык күчеп килүчеләр республикага килү белән электрон чиратка теркәлергә тиеш. 3 яшьлек һәм аннан зуррак балалар, мөмкин булганча, балалар бакчаларына урнаштырылачак. Шул ук вакытта бу балалар калганнар белән бертигез шартларда белем алачак. Ләкин бу мәгариф программасына кагылмый.
“Украина балалары өчен индивидуаль укыту программалары эшләнәчәк, белем бирүнең индивидуаль траекториясе төзеләчәк. Укытучыларга бу балалар белән өстәмә дәресләр уздырырга, ә балаларга төрле түгәрәкләргә йөрергә, мәктәп тормышында актив катнашырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителәчәк”, - дип хәбәр итте А.Мөхәммәтова. Күчеп килүчеләрнең балалары өчен мәгариф процессын оештыруга өстәмә финанслау каралмаган.