Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Чиста караш” конкурсы башланды
“Чиста караш” III Республика яшьләр социаль-экологик конкурсы халыкны әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләрен чишәргә чакыру, яшьләргә экология өлкәсендәге проблемаларга карата үз фикерен белдерергә мөмкинлек бирү максатыннан үткәрелә.
Бәйгегә җибәреләсе эшләрдә Россиянең атмосфера һавасы, су һәм җир байлыкларын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү, шулай ук яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге әһәмиятле экологик проблемаларны чишү юлларын күрсәтергә кирәк.
Әлеге конкурста 35 яшькә кадәр булган һәр Россия гражданины катнаша ала. Эшләр аерым авторлардан һәм коллективлардан шушы номинацияләр буенча кабул ителә:
- социаль плакат;
- социаль видеоролик;
- кыскаметражлы фильм;
- фотохезмәт;
- гаджетка төшерелгән видео.
Бәйге җиңүчеләре Казанга йомгаклау тантанасына чакырылачак, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Призлар арасында экшн-камералар (экстрим яратучылар өчен махсус җайланма), цифрлы фотоаппарат, ноутбук, смартфон, планшет та бар.
Эшләр 2014 елның 1 ноябренә кадәр ecokonkurs@tatar.ru адресына юлларга мөмкин. Бәйгегә кагылышлы сорауларны (843) 267-68-11 телефоны буенча бирергә мөмкин.