Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе старт алды
22 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Татарстанда 22 нче июльдән алып 22 нче октябрьгә кадәр “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе уза. Акция мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, матур, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан уздырыла.
Акциядә укучылар гына түгел, ә теләге булган һәр татарстанлы, шул исәптән оешмалар, катнаша ала. Өендә укып чыккан китабы - яхшы хәлдәге дәреслекләр, мәктәп программасы буенча матур әдәбият - булган һәр кеше аларны мәктәпкә бүләк итә ала.
“Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясенә нәтиҗәләр октябрьдә мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә ясалачак. Лидер-мәктәпләр һәм лидер-сыйныфлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.