“Глаголица” балалар әдәби премиясенең нәтиҗәләре көз билгеле була
“Глаголица” республикакүләм бәйсез премия өчен конкурс уздырыла. Конкурста 10-17 яшьлек 164 бала төрле жанрда язылган үз эшләрен юллаган инде. Әдәби конкурста катнашу өчен иҗади эшләрне проектның glagolitsa-rt@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Катнашучылардан гаризалар 17нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.
“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне 15нче ноябрь көнне көндезге 3 тә “Әкият” балалар курчак театры бинасында тәбрикләргә планлаштыралар. Чараның тантаналы өлешеннән соң тамашачыларга Валентин Катаев әсәре буенча куелган «Цветик-семицветик» (режиссеры − Людмила Дьяченко) спектакле күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Глаголица» премиясенә конкурс апрель азагында башланып китте. Ул “Счастливые истории” хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Чара ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәдәният министрлыклары, ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан уңай бәя алган инде.