Сарсак-Омга лицее 500 мең сумлык математика кабинеты белән бүләкләнде
4 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Бер төркем педагоглар республикада Математика елына йомгак ясау тантанасында катнашты.
Әгерҗе районының математика буенча бердәм дәүләт имтиханында 61,5 балл җыйган Сарсак-Омга лицее 500 мең сумлык математика кабинеты белән бүләкләнде. Районда математикадан БДИны иң яхшы тапшыручы да – әлеге лицей укучылары. Мисалга, Александр Васильев 82 балл җыйган, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.