“Чәчәкле фантазия” конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә
Казанда “Чәчәкле фантазия” конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә, әлеге бәйге Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе тарафыннан оештырылган. Комиссия тарафыннан иң яхшы 44 чәчәклек сайланган һәм сайтка урнаштырылган, хәзер алар өчен тавыш бирү бара.
Конкурста халык күп катнашканга күрә, гаризалар бирү вакыты июль уртасына кадәр дәвам итәчәк. Теләкләре булган һәркем дә район администрациясенә номинацияне күрсәтеп, чәчәклекләрнең фотосын җибәрә ала, соңыннан тавыш бирү юлы белән җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Тавыш бирү вакыты 15-нче августта төгәлләнә, нәтиҗәләр 30-нчы августта ясалачак. Җиңүчеләргә район администрацияләре башлыкларыннан диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
“Чәчәкле Казан” проекты гамәлгә куелганнан бирле чәчәкләр утырту күрсәткечләре 10 тапкырга диярлек арткан. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 754 вазон һәм кашпо һәм гомуми мәйданы 10,1 мең кв.м булган мәйданда 274 чәчәклек урнаштырылган.
Конкурста социаль өлкәгә караган учреждениеләр, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының идарәче компанияләре, күпфатирлы йортларда һәм шәхси төзелеш йортларында яшәүчеләр актив катнашалар, дип хәбәр ителә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе сайтында.