“Зөя утрау-шәһәрчеге” музеенда Гражданнар сугышы чорына багышланган күргәзмә эшли
4 июльдән 30 ноябрьгә кадәр «Зөя утрау-шәһәрчеге» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеенда «Зөя – Гражданнар сугышында» дигән күргәзмә узачак.
Күргәзмә Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ТР Милли музее, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, ТР Милли архивы белән берлектә оештырыла.
Гражданнар сугышы елларында ачлыктан, авырулардан, террордан һәм бәрелешләрдә, төрле мәгълүматлар буенча, 8-13 миллион кеше һәлак була.
1918-1919 елларда Идел буе һәм Урал гаять зур масштабтагы драматик вакыйгалар аренасына әверелә. Идел буе өчен көрәш Гражданнар сугышының төп моментларыннан берсе була. 1918 елда Аклар хәрәкәте зур уңышларга ирешә һәм җиңүгә бик якын була. Шуның белән бергә, 1918 елның җәй һәм көз айларында Аклар хәрәкәте күп кенә мөмкинлекләрне кулдан ычкындыра, ә җибәрелгән хаталар аның киләчәктә тар-мар ителәчәген алдан билгели. Шул ук вакытта, большевиклар үз властен ныгыта, сугышчан армия булдыруны тизләтә һәм 1918 елның көзендә Кызыл армия гаять зур тырышлык бәрабәренә Идел буен кире кайтаруга ирешә.
Күргәзмәдә әлеге вакыйгаларда катнашучыларның хатирәләре, күп кенә кызыклы материаллар, документлар, газеталар (алар арасында Зөядә басылганнары да бар), уникаль фотосурәтләр нигезендә 1918 елның җәй-көз айларындагы вакыйгалар – революция язмышы Зөядә хәл ителгән чор хакында бәян ителә.