Фәнни юнәлешләрне дә үстерү зарур – Мәгъзүм Сәлахов
Бүген Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында түгәрәк өстәлдә ТР Фәннәр академиясенең яңа президенты Мәгъзүм Сәлахов бөтен фәнни эшләнмәләр үсешенең мөһимлеге турында белдерде.
“Еш кына билгеле фәннәр буенча эшләү өчен өстенлекләрне билгеләү зарур, дип әйтәләр. Мин башка фикердә: барысын да үстерү зарур, бигрәк тә мәгариф даирәсе өчен. Болар барысы тормышта кирәкле булырга мөмкин”, - дип ассызыклады ул.
М.Сәлахов сүзләренә караганда, Татарстанда бигрәк тә химия технологияләре һәм нефть эшкәртү өлкәсендә эшләнмәләр күп, шулай ук IT-технологияләргә аерым игътибар бирелә.
Шул ук вакытта фәнни администратор фәннең гуманитар юнәлешләрен үстерергә кирәклеген билгеләп үтте. “Тормышта иң мөһиме нәрсә булуын аңлау авыр. Барыбер тәрбия һәм культура беренче урынга чыга. Галимнәр атом бомбасын да ясый, ә төймәгә басу кешенең культура дәрәҗәсенә бәйле. Нәкъ менә гуманитар фәннәр аны тәрбияли. Нәтиҗәдә культура барысын да билгели”, - диде ул.
Фәнне бер урында тоту кыен, ул асфальтны ярып чыга, диде докладчы.