“Әдәби ишегалларын”нда Сергей Безруков, Эльмира Шәрифуллина катнаша
27 Jun, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Иртәгә сәгать көндезге 2дә Казанның Дубравная урамы, 35нче йорт ишегалдында Россиянең халык артисты Сергей Безруков чыгыш ясый. Чара “Әдәби ишегаллары” проекты кысаларында үткәрелә.
Дубравная урамының бу йорты “ветераннар йорты” буларак таныш. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарының йөзгә якыны гомер итә.
Казан мэриясеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, “Әдәби ишегаллары”нда шулай ук Эльмира Шәрифуллина, Вера Хәмидуллина, Ольга Кузьмичева-Дробышевская кебек әдипләр, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Фәнис Җиһанша һәм Ришат Әхмәдуллин, «La Primavera» Казан камера оркестры артистлары һ.б. катнашуы планлаштырыла.