Татарстан Президенты Әлмәттә яңа балалар бакчасында булды
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының еллык җыелышы узды. Утырышка хәтле ТР Президенты, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы Рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаутдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров “Көнбатыш капка” микрорайонында “Алтын ачкыч” 7 нче номерлы балалар бакчасында булдылар.
Бу ике катлы заманча яңа балалар бакчасы 270 урынлы. Төзелеш бәясе - 107 млн сум. Бакчада 13 төркем була, аларның икесе 1,5-2 яшьлек балалар өчен, ә бишесе 2-3 яшьлек балалар өчен каралган.
Биредә музыка, физкультура заллары бар, методика кабинеты, татар телен өйрәнү кабинеты, медицина кабинеты, аш-су блогы, кер юу бүлмәсе. Балалар бакчасында заманча үстерә торган һәм мәгълүматка бай белем бирү мохите булдырылган. Татар теле кабинетында балаларны “Дөнья татарлары” автор методикасы буенча online аралашу нигезендә өйрәтү планлаштырылган. Инглиз теле мохитенә кертеп өйрәтү буенча төркем ачу да каралган. Боларны барысын да кунакларга күрсәттеләр. ТР Президенты объектка югары бәя бирде.
«Безнең өчен иң мөһиме – үсеп килүче буынның киләчәге. Аларга без иң яхшыны гына бирергә тиеш. Әлбәттә, балалар бакчасы сабый тормышында бик әһәмиятле чор -бүгенге көндә бу ата-аналар эштә чакта балаларын калдырып тора торган гына урын түгел, ә чын мәктәп. Бала өч яшьтән соң өйрәнә башлый, мәктәпкә әзерләнә, тормышка әзерләнә. Балалар бакчасы – белем бирү комплексы ул. Безнең илнең, төбәкнең көндәшлеккә сәләтлеге бу балаларның хәзерге тормышка никадәр әзерлекле булуына бәйле булачак. Ә хәзерге тормыш бик инновацион. Республикада яңа мәктәпкәчә урыннар булдыру буенча эре өч еллык программаны гамәлгә ашыру башланды. 2016 елга республиканың барысы 45 муниципаль районында 30 мең яңа урын булдырылачак. Шуларның 10 меңнән артыгы инде 2014 елда ук әзер була. Минемчә, сезнең балалар бакчасы бик матур булган, дөрес проектланган һәм яңа тораклар булган микрорайонда дөрес итеп урнаштырылган. Минем шәһәр җитәкчелегенә һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә гамәлгә ашыра торган программалары өчен рәхмәт әйтәсем килә», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Кунакка буш кул белән йөрмиләр, дип, Татарстан Президенты балалар бакчасына интерактив комплекс бүләк итте.
Бу хакта ТР Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.