Канада бөтен дөнья китапханәчеләрен җыйды
11 Aug, 2008 Сылу 0
10 август көнне Канаданың Квебек шәһәрендә Бөтендөнья мәгълүмат џђм китапханәләр конгрессы ачылды. Аның кысаларында Китапханәләр ассоциацияләре халыкара федерациясенең 74нче Генераль конференциясе һәм Халыкара күргәзмә узачак. Күргәзмәдә китапханәләрдә кулланыла торган яңа мәгълүмати технологияләр, басма һәм электрон формада яңа китаплап урын алачак.
Шушы көннәрдә үзенең 400 еллыгын үткәргән Квебек шәһәрендә 4000 якын китапханә белгече җыелган.
Конгресста Россия делегациясе дә катнаша. Аның составында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының әйдәп баручы белгечләре, федераль һәм региональ китапханәләр хезмәткәрләре, мәдәният һәм сәнгать югары уку йортлары, китап нәшриятларыннан вәкилләр һ.б. бар.
Чыганак: window.edu.ru