Унберенчеләр информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих буенча БДИ тапшыра
9 Jun, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
Республикада биологиядән — 3474, тарихтан – 2894, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән 1542 укучы сынау тота.
11 сыйныф укучыларына биология буенча БДИ биремнәрен эшләү өчен — 3 сәгать 55 минут, тарихтан — 3 сәгать 30 минут, биология буенча 3 сәгать вакыт бирелә.
Информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча, ким дигәндә, 40 балл, биология буенча — 36, тарих буенча 32 балл җыю мәҗбүри.