Чыгарылыш сыйныфлар беренче имтихан тапшыра
26 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Бүген бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны башланды. Ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Беренчеләрдән булып сынауны география һәм рус әдәбияты сайлаучылар үтәчәк. Географияне республикабызда 356 укучы, рус әдәбиятын 1 118 укучы тапшыра. Имтихан 10.00 сәгатьтә башланды.
Беренче мәҗбүри имтихан – рус теле буенча - 29 майга билгеләнгән. Икенчесе – математика буенча – 5 июньдә узачак.