Башкортстан татар балалары җәйге лагерендә күңелле
Башкортстанның Бүздәк районында татар балаларының “Чаткылар”исемле җәйге профильле лагере быел да үз эшен яхшы оештырды. Әле биредә икенче төркем, җәмгысе илледән артык бала ял итә.
Алар, күңелле ял итеп кенә калмыйча, ана телен, милли тарихны өйрәнү буенча файдалы дәресләр ала, төрле бәйгеләр дә үткәрә. Ата-аналарны кунакка чакырып, фестиваль дә оештырды балалар. Анда милләт балалары үзләренең барлык осталыкларын, белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтте.
Бүздәк районындагы “Чаткылар” лагере - татар мәдәнияте-теле профильле лагере дип атала ул. Аны Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бүздәк районы хакимияте берлектә оештырды.
Бүздәк районының Каран авылы янындагы гүзәл табигать кочагында урнашкан “Чаткылар” лагеренә Бүздәк, Чакмагыш, Туймазы районнарыннан татар кызлары һәм малайлары ял итә. Сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә, татар телен дә төпле үзләштерә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, спорт чаралары, төрле бәйгеләр дә оештыра милләт балалары.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru