“Төрки-мөселман дөньясы: тәңгәллек, мирас һәм өйрәнү перспективалары” темасына халыкара фәнни конференция була
27-29 майда Казанда олуг тарихчы-галим Миркасыйм Госмановның (1934-2010) тууына 80 ел тулуга багышланган халыкара фәнни конференция була.
Казан (Идел буе) федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкны өйрәнү институты, Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә, ТР Фәннәр академиясе, аның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Россия тарих җәмгыяте, Россия шәркыять белгечләре җәмгыяте, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү “Җыен” фонды оештырган әлеге конференция “Төрки-мөселман дөньясы: тәңгәллек, мирас һәм өйрәнү перспективалары” темасын ачуга йөз тота.
Татарның мәшһүр галиме - Казан университеты профессоры, ТР ФА академигы М.А.Госмановка багышлап үткәреләчәк әлеге чара пленар һәм секцион утырышлар, түгәрәк өстәл рәвешендә рус, татар һәм инглиз телләрендә барачак, конференция материаллары җыентык итеп бастырылачак, дип хәбәр итә оештыру комитеты.
Секция утырышлары исә түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
- Алтын Урда һәм аның мирасы,
- төрки-татар цивилизациясе,
- тарихта шәхес,
- Шәрык чыганакчылыгы мәсьәләләре,
- Россиядә шәрык археографиясе,
- китап традициясе һәм татар әдәбияты,
- татар дини фикере һәм Россиядә мөселман дини институтлары,
- татар халкының мәдәни мирасы һәм милли-мәдәни үзәкләре.