Бүген мәшһүр галим Хатыйп Миңнегуловның юбилей тантанасы булды
Юбилей кичәсе бүген Казан федераль университетның Филология һәм мәдәниятара башланышлар Институтының Актлар залында узды.
Филология фәннәре докторы, Тукай җәмгыяте рәисе, танылган галим, тюрколог, педагог Хатыйп Миңнегуловка 75 яшь тулды. Ул шулай ук “Казан университетының атказанган профессоры”, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, “Халыкара ел кешесе” (Кембриж, 1998), Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы, Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005) һәм Җәмал Вәлиди (2014) исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Халыкара казакъ-төрек университетының “Шәрәфле профессоры” (2004) кебек мактаулы исем иясе.
Чараны Казан федераль университеты, Татарстанның Мәдәният һәм фән министрлыклары, Татарстан Язучылар Берлеге оештырды.