“Татарстан мини-мисс -2014» конкурсында 12 яшьлек кыз җиңде

Җиңүче исеме өчен 5 яшьтән 12 яшькәчә 30 кыз катнашты. Финалчыларның чыгышларын гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм конкурс партнерлары, ТР халык артисты, Казанның “La Primavera” камера оркестры баш дирижеры Рөстәм Абязов, ТР халык артисты Раилә Гарипова, ТРның халык, РФнең атказанган артисты Лидия Әхмәтова һ.б. бәяләде.
Конкурсны алып баручыларның берсе - балалар “Голос” конкурсында катнашкан Вилена Хикмәтуллина.
Бәйгедә беренче итеп катнашучылар үзләре турында сөйләде, кайберләре милли костюмнарда татар телендә чыгыш ясады, иҗади номерлар тәкъдим ителде. Соңрак кызлар сәхнәгә бал күлмәкләрендә чыкты, дип яза "Татар-информ".
Конкурс нәтиҗәләре буенча Чаллы кызы Анастасия Чуворкина “Татарстан мини-миссы” дип танылды. “Казан мини-миссы” исеме 10 яшьлек Анастасия Осиповага бирелде.
