Норлат районында экологик десант эшли
16 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Норлат шәһәренең 1нче мәктәбе “Әйлән-бәйлән” экологик хәрәкәте әгъзалары Биккол авылы янында 200 төптән артыграк нарат үсентесе утыртты.
“Безнең мәктәп укучылары экологик юнәлештәге эшләрдә бик теләп катнашалар. Республикадагы урманнарны торгызу акциясенә дә кушылдык. Нурлат урманчылары үсентеләр бирде. Бу көнне башта мәктәп участогында миләшләр утырттык, соңрак акцияне 9–10 нчы сыйныфлардан 26 укучы белән Биккол авылында дәвам иттек”, – дип белдергән экологик хәрәкәт җитәкчесе Алла Головенькина “Дуслык” басмасына.