Казанда Музейлар төне узачак (ПРОГРАММА)
Татарстан Республикасының Милли музеенда “Көн-төн-музейда көн” бәйрәме үтәчәк. Акция 17 май көнне 12.00 сәгатьтә башлана һәм 18 май көнне төнге 2.00 сәгатьтә төгәлләнә.
1 Май мәйданында
14.00 – 17.00 сәгатьтә “Үткән белән киләчәк арасы” дигән махсус программа кысаларында мастер-класслар һәм фантастика, тарих яратучылар өчен махсус уеннар
15.00 – 16.30 Милли музей каршында “Экзотик коллекция” исемле аниме-блок узачак. Танылган җитештерүчеләр мотивлары буенча тегелгән костюмнар чыгышы – косплей-дефиле, япон мәдәниятен яратучылар өчен конкурслар
17.00 - “Витязь” хәрби-тарих клубыны чыгышы - “Музейный переполох”
19.00 - "Hippo-fest" (Бегемот фестивале) рок-концерты. Анда “Ударная волна”, “Легендариум”, “Ледокол Пушкин”, “Face in a crowd” төркемнәре катнаша
21.00 - Милли музей барлык кешене “Музейда кочаклашулар” флэшмобына чакыра
21.30 - "La Primavera" оркестры чыгыш ясый, соңрак 3D форматында “Тарих күләгәсе” шоуы була
23.30 – "Утлы әкият" фаер-шоу үткәрелә
Музей залларында
12.00 - "яRATам!" күселәр күргәзмәсе
13.00 - 20.00 – "Чәк-чәк" фестивале
15.00 – "Беби-кросс" – кечкенәләр өчен ярышлар
18.00 – "Игротекасы" – мастер-класслар һәм өстәл уеннары турнирлары
20.00 – 23.00 – "Җанланган экспозиция: Кунак ишегалды хәзинәләре" интерактив экскурсия
22.00 - 03.00 – "Эспонатка яңа караш" дип исемләнгән ятып карый торган кинотеатр эшлиячәк.
Музей ишегалдында
12.00 - 20.00 балалар һәм өлкәннәр өчен “Идел буе уен-көлкесе” чарасы
15.00 “Витязь” тарихи клубы
18 май – Халыкара музейлар көне. 12.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы Милли музеена керү бушлай!
17 һәм 18 май көнне күргәзмәләр, экспозицияләр, буфет, балалар өчен уеннар мәйданчыклары, сувенир лавкалары булачак.