“Хәзинә” Милли сынлы сәнгать музеенда “Гайшә Рахманкулова. Казан аквареле” күргәзмәсе ачыла
15 майда 16.00 дә “Хәзинә” Милли сынлы сәнгать музеенда “Гайшә Рахманкулова. Казан аквареле” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә рәссамның акварель белән ясалган 48 эше тәкъдим ителәчәк.
Башкортыстанның Кырмыскалы төбәгендә туып, Татарстан башкаласы Казанда яшәп иҗат иткән Гайшә Рахманкулова (1913-1991) үзенең иҗат юлын Бөек Ватан сугышы башланган көнне, 1941 елның 22 июнендә, башлый. Нәкъ шул көнне ул Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, кулына диплом ала. Аның беренче эшләре сәнәгать оешмаларында, күмәк хуҗалыкларның уку өйләрендәге лозунглар, тылда хезмәт куючы хатын-кызларның портретлары була.
1960 еллар башында Г. Рахманкулова акварель белән рәсем ясый башлый. Алар төрле темаларга багышланган. Ул — ТАССРның Рәссамнар берлегенә кергән беренче татар хатын-кызы. Гайшә Рахманкулова — ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм республиканың халык рәссамы.
Күргәзмә быелның 15 августка кадәр эшли, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.