Бүген Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә «Дуслык телендә» дип исемләнгән чара уза
Бүген Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә «Дуслык телендә» дип исемләнгән чара уза. Ул «Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы уңаеннан ТЮРКСОЙ халыкларының махсус форматтагы милли китаплары халыкара фестивале ачылу тантанасы буларак оештырыла.
Фестивальгә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус форматта китаплар Казахстаннан, Башкортостан, Дагъстан, Саха (Якутия), Тыва, Чувашстан, Хакас, Карачай-Черкес, Алтайдан килгән, алар «Дуслык телендә» дигән күргәзмәдә үз урыннарын ала, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Фестивальнең ачылу тантанасында тамашачылар шулай ук милли җырлар, биюләр, Татарстанның күзләре начар күрүче үзешчән сәнгать артистлары чыгышларын карый ала. Чараның ахырында кунакларга Брайль шрифты нигезендә татар телендә китап басуның үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге булачак, дип ышандыра проект авторлары
Күргәзмә белән декабрь аена кадәр танышырга мөмкин булачак.