Академик Мазһаров ТР Фәннәр академиясе президенты вазифасына лаеклы кандадатның исемен атады
13 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
ТР Фәннәр академиясе президенты вазыйфасына әзерләнгән кандидат – Мәкъзүм Сәлахов. Бу вазифадан отставкага китүче Әхмәт Мазһаров “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә шундый фикер белдерде.
Искәртеп узабыз, узган атна азагында, Мазһаровның үз теләге белән эштән китү турында гариза язуы билгеле булды. Ул ТР Фәннәр академиясенә 2006 елдан бирле җитәкчелек итте.
Ә.Мазһаров сүзләренә караганда, ТР Фәннәр академиясе президенты сайлап куела һәм ул М.Сәлахов кандидатурасы өчен тавыш бирәчәк.