belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Минзәлә интернат-мәктәбе – Россиянең йөз иң яхшы мәктәбе арасында

Минзәлә интернат-мәктәбе – Россиянең йөз иң яхшы мәктәбе арасында

12 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Минзәлә интернат-мәктәбе – Россиянең йөз иң яхшы мәктәбе арасында
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Минзәлә
Чыганак: 

http://tatarile.org

24 апрельдән 26 апрельгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә “Россиянең заманча мәктәпләренең проблемалары һәм перспективаларын үстерү” II нче Бөтенроссия белем бирү форумы һәм “Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе” лауреаты бәйгесенең бүләкләү өлеше узды. Форумда Россиянең 900 белем бирү оешмалары (мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар) катнашты.

Бу чараның оештыручысы - Дәүләт Думасы Комитетының мәгариф бүлеге рәисе урынбасары Шудегов Виктор Евграфович.

Бәйгедә Минзәлә махсус интернат-мәктәбе катнашты һәм үзенең педагогия, тәрбия, хуҗалык эшчәнлекләре өлкәсендә ирешкән уңышларын, нәтиҗәләрен күрсәтте.

Интернат-мәктәпнең казанышларына зур бәя бирелде.

Форумны тәмамлап, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында Минзәлә махсус интернат-мәктәбе “Иң яхшы коррекцион интернат-мәктәбе” исеменә һәм “Россиянең 100 иң яхшы мәктәпләре” алтын медаленә лаек булды. Шулай ук Минзәлә махсус (коррекцион) интернат- мәктәбенең директоры Нәҗмиев Камил Рим улы “2014 елның директоры” дип аталган дан билгесе белән бүләкләнде.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 29.08.2014 - 11:34):https://belem.ru/node/5295