Кама Тамагы мәктәбендә Әлифба бәйрәме үткәрелде
12 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Кама Тамагы мәктәбенең 1 Б сыйныфында Әлифба белән хушлашу бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Юлия Соколова ачып, балаларны беренче җиңүләре белән котлады. Укучылар такмаклар, җырлар башкарды, шигырьләр укыдылар, кроссвордка җаваплар тапты. Аларга 5 Б сыйныф укучылары ярдәм итте. Ахырдан балаларның һәрберсенә кызыксындыру бүләкләр тапшырылды, дип белдерә “Идел таңнары” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru