Мәскәү Сабан туен иртәрәк уздырачаклар
6 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Мәскәү шәһәрендә Сабан туен билгеләнгәннән бер атна иртәрәк, ягъни 21 июньдә уздырачаклар. Милли бәйрәм, мөселманнарның Рамазан аена туры килү сәбәпле, күчерелгән.
“Татар иҗтимагый җәмгыяте вәкилләренең дин әһелләре сүзенә колак салуы бик хуп күренеш”, - диде Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббасов.