ТРда төбәкләрне үстерү өчен эшче кадрларны әзерләү буенча пилот программа тормышка ашырылачак
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында РФ субъектларының 2014-2019 нчы елларга “Төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше өчен эшче кадрларны әзерләү” проектын тормышка ашыруга юнәлдерелгән пилот программалары конкурс сайлап алуын узган. РФнең теләк белдергән 42 субъектыннан 10сы сайлап алынган, алар арасында Татарстан Республикасы да бар.
Проектның төп бурычы – РФнең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен, квалификацияле эшче кадрларны һәм урта звено белгечләрен әзерләү өчен, шартлар булдыру.
Татарстан Республикасыннан тыш, пилот программа Тамбов, Ростов, Чиләбе, Калуга, Ленинград өлкәләрендә, Красноярск, Ставрополь, Пермь крайларында һәм Саха Республикасында (Якутия) тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru