Әтнәдә Габдулла Тукайның туганы яши
Олы Әтнә мәктәбендә шагыйрьнең дүртенче буын туганы, рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән, бүген лаеклы ялда булган Җәүдәт абый Нуриев белән очрашу булды.
“Минем әнием Сатыйга Нуриева – Габдулла абыйның туганнан туган абыйсының кызы. Әниемнең әбисе Фаизә – Габдулла Тукайның әтисенең бертуган апасы. Фаизә әби ире Җәләлетдин мулла белән элеккеге Казан губернасының Югары Масра авылында яши. Бу авыл ярлы булып, көзен кыш уздырырга читкә чыгып китә торган булган. Фаизә әбинең гаиләсе 10 кешегә җиткән. Ятим калган Габдулла абыйны үзләренә ала алмагач, әби Җаектагы бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан бертуган сеңелесе Газизә Госмановага Габдулланы балалыкка алуларын үтенеп хат яза. Алар Габдулланы Кырлайдан Җаекка алдыралар. Фаизә әби белән Җәләл мулла туганнары белән шунда кунакка баралар. Бу вакытта Тукай мәдрәсәдә укыган. Казаннан килгән кунаклар хөрмәтенә җизни мәҗлес җыйган. Мәҗлестә утырганда Габдулла югала, таба алмыйлар. Ул идәнгә тезләнеп, зур корсаклы байлардан көлеп шигырь язган була, дип белдерә туганы “Әтнә таңы” басмасына.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru