belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанның “Җырлый торган фонтаннар”ы София Гобәйдуллина һәм Салих Сәйдәшев көйләрен башкарачак

Казанның “Җырлый торган фонтаннар”ы София Гобәйдуллина һәм Салих Сәйдәшев көйләрен башкарачак

28 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
Казанның “Җырлый торган фонтаннар”ы София Гобәйдуллина һәм Салих Сәйдәшев көйләр
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Казан

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы фонтаннар быел 9 майдан эшли башлый. Казан халкы һәм башкалабыз кунаклары ел да күрергә күнеккән фонтаннарга быел яңалык кертергә уйлаганнар. Алар София Гобәйдуллина һәм Салих Сәйдәшев көйләрен җырлаячак.

“Фонтаннар болай да матур, билгеле. Әмма алар “җырлый” башлагач, кешеләр аларны бөтенләй башкача кабул итә. Фонтаннарга Гобәйдуллина, Сәйдәшев музыкалары ярашлы булачак һәм моңа әллә ни зур сумма таләп ителми. Бу эшне 9 майга кадәр төгәлләргә кирәк”, - дип йөкләмә бирде Казан мэры Илсур Метшин бүген шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Чыганак: http://tatarile.org

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.04.2014 - 15:48):https://belem.ru/node/5260