Татарстанның “Ел укытучысы-2014” исеме билгеле булды
Бүген Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Ел укытучысы-2014”, “Иң яхшы математика укытучысы”, “Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе”, “Педагог-китапханәче” республика һөнәри конкурсларына йомгак чыгарылды.
Мөгаллимнәрнең иң-иңнәрен бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мәртәбәле жюри әгъзасы, “Учительская газета”ның баш редакторы Петр Половежец һәм башкалар катнашты.
Иң элек барлык конкурсларның лауреатлары, призерлары, “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Гражданлык позициясе”, “Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен”, “Патриотларны үстерәбез” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Татарстан Республикасының “Ел укытучысы-2014” исеменә Нурлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбе биология укытучысы Алла Головенькина лаек булды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru