Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!
Әлки районы Кошки урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган “Мин татарча сөйләшәм!“ акция кысаларында авыл китапханәсендә “Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” исемле чара үткәрдек. Чарада 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы – 15 укучы, татар һәм рус милләтле укучылар. Тормышта бәхетсез кеше булуга караганда, бәхетле кеше булу җиңелрәк. Үз-үзеңне тәрбияләү, индивидуаль рухи тормыш китаптан башлана. Китап һәр баланың дустына, тәрбиячесенә һәм тирән акыллы укытучысына әйләнергә тиеш. Бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә: Дөньяда күп нәрсәне туган тел аша гына белеп була. Икенчедән, безгә ярдәмгә китаплар килә. Шуңа күрә класстан тыш чарабызны авыл китапханәсендә үткәрдек. Китапханәдә үткәргән чарабыз бик күңелле үтте. Чарада китапханәче дә, укучылар да, татар теле һәм әдәбияты укытучысы да рәхәтләнеп татарча сөйләштеләр, аралаштылар. Бу чарадан соң укучыларның татар теленә һәм китап укуга мәхәббәтләре артты.
Максат. Татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру; татар теленә һәм китаплар укуга мәхәббәт тәрбияләү. (“Туган тел” җыры яңгырый.)
1 алып баручы. (татар теле укытучысы)
- Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Бүген без сезнең белән “Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” исемле чарага җыелдык. Бу чара “Мин татарча сөйләшәм!” конкурс - акция уңаеннан үткәрелә. Бу конкурс сезне татар телендә сөйләшергә, бер-берегез белән аралашырга һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә Бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә: Дөньяда күп нәрсәне туган тел аша гына белеп була. Икенчедән, безгә ярдәмгә китаплар килә. Шул уңайдан без авыл китапханәсендә җыелдык. Ә хәзер китапханәче белән танышыйк. (Китапханәче кыскача үзе турында сөйли) Ә хәзер үзегез белән таныштырыгыз (һәр укучы үз исемен әйтә).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны! | 1.77 MB |