belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > “КАРА КАРШЫ” тапшыруы - әхлаклы җәмгыять төзүдә гаилә тәрбиясенең роле

“КАРА КАРШЫ” тапшыруы - әхлаклы җәмгыять төзүдә гаилә тәрбиясенең роле

18 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
“КАРА КАРШЫ” тапшыруы
Ресурс авторы: 
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гатауллина Фидания Касыйм кызы Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы

1 нче алып баручы.

Без үтә дә болгавыр, четерекле заманда яшибез. Тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Олысы да, кечесе дә тәртипсез яшәү рәвеше алып бара. Дәүләт әхлакый күчәреннән ычкынып, әхлаксызлык упкынына тәгәрәмәсме? Чөнки әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк.

2 нче алып баручы.

Җәмгыятьнең нигезен халык тәшкил итә. Халык нинди – җәмгыять тә шундый. Аның нигезе булган гаилә, андагы әхлаклылык, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте – болар барысы да бербөтен. Шуларның берсе генә дә тиешенчә булмаса, җәмгыять камил булмый. Бигрәк тә әхлаксыз җәмгыятьтә куркыныч, чөнки аның киләчәге юк.

1 нче алып баручы.

Хәерле көн! Бүгенге “Кара-каршы” тапшыруының темасы: “Әхлаклы җәмгыять төзүдә гаилә тәрбиясенең роле”.

Бүгенге тапшыруыбызның кунаклары белән таныштырып үтәм:

  1. Ветеран укытучы Гарифуллина Фәүзия Вәгыйз кызы.
  2. Түбән Мактама төбәгенең музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәулетбаева Галиябану Әхмәтнур кызы.
  3. Югары сыйныф укучылары.
Беркетелгән файлКүләме
Package icon “КАРА КАРШЫ” тапшыруы - әхлаклы җәмгыять төзүдә гаилә тәрбиясенең роле 22.54 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 05.09.2014 - 20:19): https://belem.ru/node/5227