belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Шигырьләрем дәва булсын (Газинур Гафиятуллинга багышланган кичә)

Шигырьләрем дәва булсын (Газинур Гафиятуллинга багышланган кичә)

18 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Шигырьләрем дәва булсын (Газинур Гафиятуллинга багышланган кичә)
Ресурс авторы: 
1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Садыйкова Р.Ф., Талипова Г. И.

1 нче алып баручы:

- Исәнмесез, кадерле кунаклар. Газинур Гафиятуллинга багышланган кичәбезне башлыйбыз. Газинур Гафиятуллинның исеме Бөек Ватан сугышының мәңге онытылмас геройлары исемнәре белән бер рәттә тора. Армия генералы А.Еременконың Татарстанга язган хатында мондый сүзләр бар: «Рус егете, безнең фронт солдаты, Александр Матросовның исеме бөтен дөньяга яңгырады. Ул, гәүдәсе белән немец дзоты амбразурасын каплап, үлемсез батырлык эшләде, һәм менә герой Матросов янәшәсенә герой Газинур Гафиятуллин килеп басты...»

2 нче алып баручы:

- Газинур 1913 елны Бөгелмә районының Сугышлы авылында туган. Аның әтисе бу авылда гомере буе батрак һәм көтүче булып эшләгән, аңардан да ярлырак беркем дә булмаган. Газинур бик яшьли әнисез кала, ул сигез яшеннән кулына чыбыркы тотып әтисе белән бергә көтү көтә башлый. Аңа мәктәпкә йөрергә туры килми.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Шигырьләрем дәва булсын (Газинур Гафиятуллинга багышланган кичә)26.31 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Туган якны өйрәнү
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.11.2014 - 01:09):https://belem.ru/node/5222