belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда укытучылар арасында һөнәри осталык бәйгеләре уза

Казанда укытучылар арасында һөнәри осталык бәйгеләре уза

16 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Казан

14-17 апрельләрдә Казан шәһәрендә “Ел укытучысы-2014”, “Иң яхшы математика укытучысы”, “Елның сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе” һәм “Педагог-китапханәче” дип аталган һөнәри бәйгеләр уза.

Финал чараларында республиканың бөтен муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән, бәйгенең зона этапларында 1, 2 һәм 3 нче урыннарны яулаган, барлыгы 60 җиңүче катнаша. Бәйге сынаулары Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында узачак. Үзләренең педагогик тәҗрибәләрен тәкъдим итүдән тыш, укытучылар ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтәчәк, ата-аналар җыелышлары һ.б. үткәрәчәк.

Бәйгенең ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, республика күләмендә җиңү яулаган укытучы 2014 елның сентябрь аенда узачак “Ел укытучысы-2014” Бөтенроссия бәйгесенең финал турында республикабыз данын яклаячак.

Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 16.04.2014 - 15:03):https://belem.ru/node/5214