КФУ бинасында гарәп язучысы Аббас Мәхмүт әл-Аккад һәм Габдулла Тукайга монументлар куелды
Казанда гарәп язучысы Аббас Мәхмүт әл-Аккад һәм татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайга монументлар кую тантанасы булды.
Рәссам Усама Эль Серуи эшләгән ике сын КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрне өйрәнү институты бинасының 4 катына урнаштырылды. Аларны ачу тантанасы татар шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Тукайнын вафатына 101 ел тулуга багышланган.
Бу чарага КФУ студентлары һәм сынны урнаштыру инициаторлары: Мисырның Мәскәүдәге илчелеге, КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрне өйрәнү институты, “Әл-Хадар” гарәп мәдәнияте үзәге вәкилләре җыелды.
КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрне өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов хезмәттәшләренә уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Сынчы, рәссам һәм сәнгать фәннәре докторы Усама Эль Серуи Россия культурасының Мисырда һәм гарәп мәдәниятының Россиядә популярлашуы нечкәлекләре турында сөйләде. Бүген Аббас Мәхмүт әл-Аккадка өченче һәйкәл куелды: беренчесе 13 мартта Мәскәүдә ачылды, икенчесе – 17 мартта Каирда.
2013 елда Мисыр белән Россия арасында дипломатик мнәсәбәтләр булдыруга 70 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында төрле чаралар узды: Каир, Тверь, Санкт-Петербург, Мәскәүдә Россия һәм Гарәп мәдәнияте эшлеклеләренә һәйкәлләр куелды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Чыганак: http://intertat.ru/tt