Кояш һәм йолдызлар
Кояш - кояш системасындагы үзәк җисем һәм ул иң зурысы. Аның массасы Җир массасыннан 333000 тапкыр, ә барлык башка планеталарның тулай массасыннан 760 тапкыр зуррак. Кояш - электромагнитик дулкын спектрның барлык өлкәләреннән – рентген һәм ультрамиләүшә нурлардан алып радиодулкыннарга кадәр даими нур таратып торучы куәтле энергия чыганагы. Бу нурланыш Кояш системасындагы барлык җисемнәргә көчле тәэсир ясый, Җирдәге тереклек өчен зарури булган яктылык һәм җылылыкны бирә.
Шуның белән бергә, Кояш – безгә иң якын йолдыз да. Барлык башка йолдызлардан аермалы буларак, без аның дискысын күзәтә алабыз һәм телескоп ярдәмендә аның үлчәмнәрен, хәтта берничә йөз километрдан артмый торган вак детальләренә кадәр өйрәнә алабыз. Кояш типик йолдыз ул, димәк, аны өйрәнү йолдызларның табигатен гомумән аңларга ярдәм итә. Җир атмосферасыннан читтә Кояш нурларына перпендикуляр итеп куелган 1м2 мәйданга 1,36 квт Кояш нуры энергиясе туры килә, бу 2 кал/см2* мин ка бәрабәр. Бу санны Җирдән алып Кояшка кадәр ераклыкка тигез булган шар өслеге мәйданына тапкырлап, Кояшның тулы нурланышы егәрлеген табарбыз. Ул якынча 4*1023 квт ка тигез. Кояш зурлыгындагы җисем 60000 К чамасы температурага кадәр кызганда шундый нур тарата.
Кояштан Җир ала торган энергия агышы аның тулы энергиясенең якынча 1/2000000000 енә тигез.
Кояш – барлык башка йолдызлар кебек үк кызган газ шары. Нигездә, ул водород белән 10% гелий катнашмасыннан тора. Калган барлык элементларның атомнар саны 1000 тапкыр чамасы азрак. Шулай да массалары буенча авыррак булган бу элементларга Кояшның 1–2% массасы туры килә.Кояшта матдәләр бик нык ионлашкан, ягъни атомнар, үзләренең тышкы электроннарын югалтып, ионлашкан газның – плазманың бәйсез кисәкчәләре булып китәләр. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кояш һәм йолдызлар | 15.33 KB |