Соңгы кыңгырау бәйрәме
- И мәктәбем, бу хушлашу көнендә дә мин сиңа иң беренче килгәнмен. 11 ел үтте дә китте. Ә минем гадәт үзгәрмәде. Кайчандыр синең бусагаңны беренче тапкыр атлап кергән идек. Ә бүген синең белән саубуллашабыз. Айгөл кая соң әле? Бүгенге бәйрәмне без алып барабыз бит.
Айгөл керә:
- Исәнме, Илшат. Бик моңсу күренәсең. Әйе шул, бүген барыбызга да ямансу булачак. 11 елда үз йортыбызга әйләнеп беткән мәктәбебез белән аерылышабыз бит.
- Әйе шул, Айгөл. Ә менә бу чәчәкләр сиңа.
- Син үзгәрмәгәнсең икән, Илшат. Беренче сыйныфка укырга кергәндә дә укытучыга дигән чәчәкләреңне миңа биргән идең. Минем дә сиңа бүләгем бар. Тыңлап кара. (Җырлый)
1 алып баручы.
Хәерле көн хөрмәтле укытучыларыбыз, әти-әниләр, кунаклар, барлык укучылар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Соңгы кыңгырау бәйрәме | 22.81 KB |