Казанда Горький паркында велосипед сезоны бәйрәм белән ачыла
20 апрельдә, Казанның М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында 2014 елгы җәйге велосезон ачылышы уңаеннан бәйрәм программасы оештырыла.
Казанда берничә ел дәвамында велосипед популяр хәрәкәт итү чарасына әйләнде. Шәһәрдә барлыгы 3 эре һәм 5 кечкенә велобергәлек бар. Нәкъ менә алар яңа сезонны ачу өчен берләшергә карар иткән.
Чара “Казан” Гаилә үзәгеннән велоузыш белән старт ала. Велосипедчылар шарлар һәм тасмалар тотып, колонна белән белән Миллениум күпере аша билгеләнгән урынга барачак.
Паркта берьюлы берничә мәдйнчык эшләячәк. Биредә төрле ярышлар узачак. Шулай ук рыцарь турниры, велотематикасына балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар үткәреләчәк, фотокүргәзмә ачылачак.
Оештыручылар “Велоҗәй” фотоконкурсы уздыруны планлаштыра. Анда катнашучылар бәйрәм барышында фотога төшереп Интернетка урнаштырырга һәм тавыш җыярга тиеш. Җиңүчегә бүләк каралган. Конкурсның нечкәлекләре белән “ВКонтакте” социаль челтәрендә чаралар төркемендә танышырга мөмкин.
Бәйрәм велоспортны популярлаштыру, кыштан соң велоспортны яратучыларны очраштыру һәм яңа дуслар белән таныштыру максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru