Алабуганың үзәк китапханәсенә 100дән артык яңа китап кайтты
7 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
лабуга үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шушы көннәрдә 100дән артык яңа китап белән тулыландырылды.
Китапханәгә килүчеләр язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның 5 томлык, Марсель Галиевның 6 томлык, Габдрахман Әпсәләмовның 5 томлык “Сайланма әсәрләр”е, Факил Сафинның “Гөлҗиһан”, Зифа Кадырованың “Бәхеткә юл кайдан”, Гөлсинә Галимуллинаның “Күгәрчен оя корганда” исемле яңа басмаларын да таба алачак. Авторлар әлеге әсәрләрдә олы мәхәббәткә тугры калган, язмыш әзерләгән авырлыкларны акыл һәм сабырлык белән кичерә белүче образлар аша яшәү серләре турында уйланырга дәшә, дип хәбәр итә “Алабуга нуры басмасы”.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru