belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда рус телле аудиториядә татар телен өйрәтүнең актуаль проблемалары буенча фикер алыштылар

Казанда рус телле аудиториядә татар телен өйрәтүнең актуаль проблемалары буенча фикер алыштылар

30 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яңалык
belem.ru яңалыклары

ТР Фәннәр академиясендә, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, “ТР мәгариф оешмаларында рус телле аудиториядә татар телен укыту проблемалары һәм өстенлекләре” темасына багышланган семинар-киңәшмә узды.

Семинар эшендә милли мәгариф буенча методистлар, республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, Казанның татар теле укытучылары, галимнәр - тел белгечләре һәм лингвистлар, дәреслекләр авторлары катнашты.

Семинарда катнашучылар рус телле аудиториядә татар телен өйрәтүнең актуаль проблемалары буенча фикер алышты. Алар – татар теле укытучыларын әзерләү, инновацион технологиялр куллану, уку-методик комплектлар әзерләү, дәреслекләр экспертизасы һ.б. мәсьәләләр, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.r

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 30.03.2014 - 16:16):https://belem.ru/node/5134