belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Санлы аралыклар

Санлы аралыклар

28 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Арча районының Ташкичү авылы мәктәбе укытучысы Фәннур Фаттеров

Максат:

1. Аралык төшенчәсе кертү, нур, интервал, кисемтә сүзләренең мәгънәсен төшендерү. Аралыкларның тамгаланышы, аналитик, геометрик моделе, исеме төшенчәләрен аерырга өйрәтү.

2. Төрле күренешләрнең моделен төзү, анализлау, белемнәрне таблица рәвешендә системага салу күнекмәләрен ныгыту.

3. Укучыларда пөхтәлек, интелектуаль хезмәткә хөрмәт кагыйдәләре тәрбияләү.

Җиһазлау: “Санлы аралыклар” темасы буенча дәрес презентациясе, компьютер, интерактив такта.
Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү

1) Аралыклар темасы буенча әңгәмә. Укучылар аралыклар төшенчәсен ничек аңлауларына мисаллар китерәләр. (Вакыт, ераклык аралыклары) Мисаллар буенча рәсемнәр интерактив тактада барлыкка килә.

2) Кабатлау.

Кабатлау алдан әзерләнгән презентация буенча алып барыла. Дәреснең бу өлешендә презентация куллану тиз арада зур күләмдәге материалны кабатларга мөмкинлек бирә. Укучылар аралык, саннар күплекләре, кисемтә, нур, туры, координаталар турысы, саннарны чагыштыру төшенчәләрен җиңелрәк күз алдына китерә алалар. Слайдларда башта сорау барлыкка килә. Укучы җавап биргәннән соң, дөрес җавап слайдта автомат рәвештә хәрәкәтләнүче сурәтләр кулланып аңлатыла. Дәресне аңлауны җиңеләйтү өчена “Ярдәмче” (хәрәкәтләнүче нокта) кулланыла.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Санлы аралыклар711.99 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Математика
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.03.2014 - 15:28):https://belem.ru/node/5129