Казанда татар телен укыту проблемалары һәм перспективалары хакында сөйләштеләр
Бүген, 28 мартта, ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында рус телле аудиториягә татар телен укыту проблемалары һәм перспективалары” темасына семинар-җыелыш узды.
Семинарда милли мәгариф буенча методистлар, республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәләре җитәкчеләре, Казан шәһәреннән татар теле укытучылары, тел белгечләре-галимнәр, китаплар авторлары катнашты.
Катнашучылар рус телле аудиториядә татар телен өйрәнү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты. Җыелышта татар теле укытучыларын әзерләү, инновацион технологияләр куллану, яңа заман укыту-методик комплектларын эшләү, китапларны тикшерү һ.б. проблемалар күтәрелде.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat